МОЯ ШКОЛА: Школьная газета, Выпуск 5

Материал из KM-Wiki.

Перейти к: навигация, поиск

Содержание

МОЯ ШКОЛА: Школьная газета, Выпуск 5

ГАСЫРЛАР АША СӨЕМБИКӘ ДӘШӘ

“Сөембикә-2011” муниципаль бәйгесенең нигезләмәсе

Гомуми өлеше

  • Конкурска әзерлек һәм үткәрү өлешен мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәренең 3 нче номерлы гимназиясе башкара.
  • Максат һәм бурычлары:
  • Татар яшьләрен берләштерү

Татар кызларында Сөембикә образына туры килгән сыйфатларны ачыклау:

  • зирәклек,
  • рухи байлык,
  • осталык,
  • зәвыклылык,
  • зыялылык.
  1. Милли мирасны (тел, традиция, сәнгать) саклау, үстерү.
  2. Татар кызларының үз милләтенә карата мәхәббәт тәрбияләү.
  3. Татар халкының милли хәзинәләре, гореф-гадәтләре аша халкыбызның тарихына кызыксыну уяту.

Бәйгене үткәрү тәртибе.

  • “Сөембикә - 2011” бәйгесе 3 турдан тора:

1нче тур - Мәктәп күләмендә үткәрелә (1.02-15.02.)

2 нче тур – Сайлап алу туры. Мәктәп күләмендә җиңгән кызлар катнаша.

17.02.2011 ел. кадәр мәгариф идарәсенә түбәндәге документларны тапшырга:

1. Мәктәп туры нәтиҗәләре буенча беркетмә өземтәсе ; 2. Тәкъдимнамә (заявка); 3. портфолио һәм презентация (яки видеофильм);

Портфолиога таләпләр: 1.”Үзем турында үзем” (эссе). 2. Минем уңышларым (грамота, диплом, сертификатлар). 3.Яраткан шөгылем. 4. Иҗади эшләрем яки кул эшем.

Барлык мәгълүматлар да фотосурәтләр белән дәлилләнгән булырга тиеш. Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган 10 кызга 3 нче турда катнашырга тәкъдим ителә.

3 нче тур- Муниципаль туры Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә үткәрелә Үткәреклү вакыты: март, 2011 нче ел. Катнашучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:

  • “Визит карточкасы” - үзе белән таныштыру (3 мин).
  • “Заманча милли кием тәкъдир итү” - проект эше – эскиз ( 3 мин).
  • “Иҗади номер” - җыр, бию, шигырь һ.б. (5 мин).
  • “Кул эше”.

“Сөембикә-ханбикә тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирү”.

МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!

Изображение:123.jpg‎

Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтә. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру. Без дә, ягъни Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү урта гомуми белем бирү мәктәбе бик теләп бу акциягә кушылдык. 4нче апрельдә бәйрәмчә бизәлгән актлар залында түбәндәге игъланны элеп куйдык. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Бүген, 4нче апрельдә сәг 12.00 Актлар залында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Рәхим итегез!

Акциягә килгән кунаклар, 6-11 сыйныф укучылары, барлык укытучылар катнашты.

ТЕЛЕ БАРНЫҢ ЮЛЫ БАР...

4нче апрельдә Яшел Үзән шәһәренең 16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Телебез: бүгенге вәзгыять һәм проблемалар.” темасына югары сыйныфлар катнашында ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде. Әлеге чарага Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы каршындагы Бөтенроссия “Гаилә фонды” җитәкчесе Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы, Яшел Үзән шәһәренең “Үзәк” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин; Яшел Үзән гәҗите журналисты Гаязова Алия Рафаэль кызы, Яшел Үзән телевидениесе татарча тапшырулар редакциясе җитәкчесе Дәүләтшина Рузия Җәүдәт кызы чакырылды. Кичәдә телебезнең язмышына кагылышлы бик күп проблемалар күтәрелеп, аларны чишү юллары эзләнелде. Эчкерсез сөйләшү барышында балалар катнаш никахлар, билингвизм, чит төбәкләрдә телнең ни дәрәҗәдә саклануы; татар мәктәпләренең киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.

Изображение:Cccvv00.jpg

Кичә интерактив формада алып барылды. Музыкаль номерлар һәм компьютер презентацияләре белән баетыдлы. Ачыктан-ачык сөйләшүдән соң, укучылар Мирный бистәсендәге Ял паркына Флеш-мобка чыктылар. Урамдагы халыкка телебезнең язмышына битараф булмаска өндәүче листовкалар таратып, пропаганда эшен җәелдерделәр. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 3 нче апрельдә “Эссен” сәүдә үзәге каршында оештырылган җыенга мәктәбебез шулай ук зур әзерлек белән барды. Укучылар һәм укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Чараларны оештыруда мәктәп администрациясе һәм укытучыларга тирән рәхмәт белдерелә.

"ТЕЛЕБЕЗ: БҮГЕНГЕ ВӘЗГЫЯТЬ ҺӘМ ПРОБЛЕМАЛАР..." темасына багышланган ачыктан-ачык сөйләшү

(югары сыйныф укучылары катнашында)

1. Кереш. “Габдулла Тукай: тормыш юлы һәм иҗаты” дискын карау. (Музыка астында 10 сыйныф укучысы Хәйруллин Альмир Г.Рәхимнең “Горур татар халкы” исемле шигырен укый) .

2. Алып баручы: Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

3.Кунаклар белән таныштыру.

4.“Татар галәме” дискын тамашачылар игътибарына тәкъдим итү.

5. Алып баручы: Ни өчен республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ничә еллардан бирле үткәрелә? ( Укучылар һәм кунакларның фикерләре тыңланыла).

6. Укучы: Туган телем!... Сине Әнкә итеп, Йөрәгендә саклый бу халык Таралган ул...Әгәр син булмасаң, Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың... Югалтмадың безне – Халык исән калган син барга. Бу дөньяга күзебезне ачтың, Хакыбыз юк кабат йомарга.

Ләкин күпләр үз йортыннан куды Бүген сине – үзенең Әнкәсен. Үз Әнкәсен йорттан куган кеше Туган илем бар, дип әйтмәсен...

Алып баручы: Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар ни өчен татарча әйбәт сөйләшәләр? Телне кадерлиләр. Ә бездә бу өлкәдә ни өчен проблемалар күп? (Җаваплар гомумиләштерелә).

Изображение:Qqqqdd1.JPG

Алып баручы: Тел, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дибез. Бу, чыннан да, шулай. Гаилә - балага, теле ачылган көннән бирле, акны-караны өйрәтүче, әхлак кануннарын җиткерүче, Ватанга тугрылык хисләре тәрҗияләү чараларының иң мөһиме булып тора. ( 3 баласын да 16 нчы мәктәптә ана телендә укытып чыгырган

Алып баручы: Тел, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дибез. Бу, чыннан да, шулай. Гаилә - балага, теле ачылган көннән бирле, акны-караны өйрәтүче, әхлак кануннарын җиткерүче, Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләү чараларының иң мөһиме булып тора. ( Сүз, 3 баласын да 16 нчы мәктәптә ана телендә укытып чыгырган, Низамовлар гаиләсенә бирелә) -Сез ничек уйлыйсыз? Алып баручы:Катнаш никахлар булган гаиләләрдәге хәлләргә сезнең мөнәсәбәтегез нинди? (Җаваплар)

Алып баручы:Билигвизм - катнаш икетеллелек шартларында татар теленең урыны кайда. Мәсьәләгә карашыгыз ничек? "Чаткылар" спектакленнән өзек.

Алып баручы: И минем җандай кадерлем И җылы, тере телем. Кайгылар теле түгел син Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдәм белән мин, Тик синең сүзләр белән. Уйларын йөрәккәемнең Дөньяга әйтә беләм. X. Туфан.

Алып баручы: Кайсыгыз бу мәктәпнең киләчәген 30 елдан соң ничек күз алдына китерә. Язмышы нинди булыр икән? (Җаваплар)

Алып баручы-.Халкыбыз борын-борыннан зирәк һәм җор телле булган. Тел турында мәкальләр беләюез микән. (Ахырын әйтеп бетерәләр)

Җыр "Сандугач " (Гимадиева Элвина)

Алып баручы: Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле. Бүгенге көндә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без саклар¬га тиеш тере мирас булып тора.

ПУТЕШЕСТВИЕ К ПЛАНЕТАМ РАЗНОЦВЕТНЫХ СОЛНЦ

Библиотекарь:

Ладонью заслоняясь от света,
Изображение:Kosmos111.jpg

Сидит мальчишка. Тишина. И вдруг волшебное: – Ракета Достигла станции Луна. И оторвавшись от тетрадок, Сказал с достоинством: – Порядок. Как-будто так и быть должно. Должно быть так, А не иначе. И удивительного нет, Что это нами, Нами начат Штурм неразгаданных планет. Вы уже знаете, что 12 апреля наша страна отмечает День космонавтики. Для Вас кажется привычным, что стартуют с Земли космические корабли. В высоких небесных далях происходят стыковки космических аппаратов. Месяцами в космических станциях живут и трудятся космонавты, уходят к другим планетам автоматические станции. Наверное, вы сейчас думаете: «Что ж тут особенного?» Но ведь ещё не так давно, когда твои папа и мама были маленькими и даже, пожалуй, когда они стали октябрятами, о космических полётах говорили как о фантастике. И вот 4 октября 1957 года впервые в истории нашей планеты искусственное тело, созданное руками чело¬века, было заброшено мощной ракетой высоко в небо и стало самостоятельно, без помощи моторов, вращаться вокруг Земли, примерно так как вращается Луна. Создан был искусственный спутник нашей планеты. С этого дня началась новая эра — эра освоения 1 космоса. Многие учёные, рабочие, инженеры, специалисты участвовали в этой работе. Руководил ими гениальный советский учёный Сергей Павлович Королёв. Освоение космоса шло бурно. Вскоре советская кос¬мическая ракета «Мечта» была направлена в сторону Луны. Она стала первой искусственной планетой в Солнечной системе. Другие аппараты совершили посадки, сфотографировали никогда никем не виданную оборотную сторону Луны.

Наступил день 12 апреля 1961 года. В этот день впервые в мире на космическом корабле «Восток» поднялся человек. Им был наш с тобой соотечественник советский гражданин Юрий Алексеевич Гагарин.
Изображение:Bbbbbbnnn.jpg

108 минут длился этот полёт. Но значение его огром¬но. Он ответил на главный вопрос: полёты возможны. И по дороге, разведанной Гагариным, пошли другие. Полёты становились всё более длительными. Мы с Вами сегодня тоже представим, что мы будушие космонавты и виртуально отправимся в космическое путешествие.

                          В игре участвуют 3-4 команды по 6 человек. 

Ведущий: Здравствуйте, ребята! Сегодня наши команды превращаются в космические экипажи. И мы отправляемся в путешествие к Планетам Разноцветных Солнц. Экипажи, к старту готовы?

Космонавты: Готовы!

Ведущий: Старт! (После паузы): Перед путешествием нам нужно распределить обязанности для членов экипажей: капитан, космобиолог, космозоолог, бортинженер, исследователь, переводчик.

( Распределяются роли для каждого члена экипажа).

Ведущий: Первая планета на нашем пути - Планета Пограничная. Первый удар принимают капитаны. Чтобы продолжить путешествие, вам нужно выполнить следующее задание: перечислите все известные вам созвездия. Время - 2 минуты.

( Ребята выполняют задание).

Ведущий: За нашим путешествием наблюдает Генеральный Адмирал космических дорог (представляет жюри). Следующая остановка на Планете Зелёного Солнца. Приглашаются космобиологи - на этой планете живут разумные растения. Задача космобиологов нарисовать жителей планеты. Время - 5 минут.

(Ребята выполняют задание).

Ведущий: А мы тем временем поиграем в игру: "Я - планетоход".

Игра. Все участники встают в круг. Один - в центре. Руками он изображает антенну, ходит по кругу и с самым серьёзным видом произносит: "Я - планетоход-1", стараясь рассмешить остальных. Тот, кто засмеётся, присоединяется к первому, встаёт за ним и говорит: "Я - планетоход-2", следующий засмеявшийся присоединяется и произносит: "Я - планетоход-3", следующий: "Я планетоход-4", и так до тех пор, пока не останется один человек - он и станет победителем.

Ведущий: Дальше наш путь лежит на Планету Красного Солнца. На этой планете живут самые внимательные существа во Вселенной. Поэтому на соревнование приглашаются исследователи.

Задание. Внимательно осмотрите за 30 секунд все предметы (предметы могут быть любые, 10-12 штук), которые вам предлагают жители планеты Красного Солнца… А сейчас мы закроем эти предметы. Вы должны написать по памяти все эти предметы. Победит тот, кто составит наиболее полный список.

(Ребята выполняют задание).

Ведущий: На Планете Голубого Солнца к работе приступает космобиолог. Задача космобиолога - изобразить необычное инопланетное животное с помощью пантомимы.

(Выполняется задание).

Ведущий: На Планете Белого Солнца живут изобретатели. Они изобретают различные машины. Приглашаем на эту планету бортинженеров. Ваша задача - нарисовать корабль, на котором вы прибыли на эту планету.

(Дети рисуют корабли и сдают рисунки жюри).

Ведущий: А мы пока поиграем с экипажами. Сейчас вы по очереди будете называть фантастические произведения. Победит тот, кто назовёт самое последнее произведение.

(Выполняется задание).

Ведущий: Впереди - Планета Оранжевого Солнца. Приглашаются переводчики. Ваша задача - с помощью жестов объяснить инопланетянам, что вам нужно: - вы хотите залезть на высокую гору; - вы хотите купить трёх зайцев; - вы хотите полить цветы; - вы хотите поиграть в футбол.

(Выполняется задание).

Ведущий: Нужно для жителей планеты пропеть куплет песни "Во поле берёза стояла". Но жители планеты живут на четырёх континентах. Все согласные у них такие же, как и у нас, а вот гласные разные: - на первом континенте есть только "О"; - на втором - "И"; - на третьем - "У"; - на четвёртом - "Я". Значит, можно использовать только эти буквы.

(Команды исполняют песни).

Ведущий: И последнее задание. Нужно за 5 минут придумать космическую сказку.

(Выполняется задание).

Ведущий: Вот мы и на Земле! Всем спасибо за удачное путешествие. Желаю вам новых побед!

Подводятся итоги. Награждаются победители.

Использован материал из Интернета.

“Тукай – безнең шигъри кыябыз, Ә тормышта – рухи кыйблабыз”.

Һәр елны Тукайның туган көнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Бу көнне мәктәбебездә чын мәгънәсендә бәйрәм була. 26 апрель кергән атна бездә «Туган тел атналыгы» буларак уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, костюмнар тегә, кечкенә Апушның балачагы белән бәйле тәрбия сәгатьләре үтә. Урта звено укучылар сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйли, әкиятләренә иллюстрацияләр ясый. Югары сыйныф укучылары белән Тукай әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе, ачык дәресләр үтә. Традиция буенча тугызынчы сыйныф укучылары Казанга – Шигырь бәйрәменә алып барачак. Тукай бүген дә халкы белән яши. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне эретеп торучы мәңгелек Кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Әйе, шагыйрь Нияз Акмал язганча, Мең яшәгән картка килгән кебек Киләчәкләр әле Тукайга.

Изображение:IMG nnnnnm.jpg Изображение:IMG vvvvv.jpg Изображение:Image001dd.jpg

1 а.б. Йөрәкләрне дәртләндереп,

          Тирә-якны нурга күмеп, 
          Шаулап-гөрләп яз килә.

2 а.б. Яз килә җиргә, яз килә,

         Җыр, шигырь булып.
         Тирә- юньне моңга күмеп, 
         Тукайлы булып.

1 а.б. Бик еракта балкып аткан

          Бер гүзәл апрель таңы,
         Бирде сине бу җиһанга,
        Әй, шагыйрьләр солтаны.

2 а.б. Укы дога! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын,

        Кычкырып моңлан: һава, җир- күк аһәңне тыңласын!
        Изге тәкбир яңгырасын, барсын Ходайның каршына!
        Һәм матур таң атканын һәркем ишетсен, аңласын!
 
  “Тәфтиләү” көе яңгырый.( шигырь укыла)

1 а. б. Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан йолдыз иңде,

         Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде.

Сәхнәгә кечкенә Апуш чыга. 2 а. б. Ятимлек һәм фәкыйрьлекне

        Яшьләй белде Тукай тәмен.
         Михнәтен күп биреп, 
         Тормыш аз күрсәтте ямен. 

Апуш:

          Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
          Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
          Үпкәнеңнән бирле,әнкәй,иң ахыргы кәррә син,
          Һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.
          Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
          Шунда тамсын күз яшемнең иң  ачы  һәм татлысы!
                            “Ятим бала” җыры.( М. Маликова, Л. Батыр-Болгари)

Апуш: “ Кырлай- минем дөньяга күзем ачкан җирем”.

         Ул авылны һич онытмыйм , һәр ягы урман иде.
         Ул болын, яшел урманнар хәтфәдәй юрган иде.
         Зурмы,дисәң, зур түгелдер, ул авыл бик кечкенә,
         Халкының эчкән суы бик кечкенә-- инеш кенә.

“Туган авылым”җыры.(Г.Тукай) 1 а. б. Чал Урал тау- шагыйрь йөргән җирләр

         Моңсуланып бүген тынганнар.
        Габдулласын сагынып көтә кебек 
        Шүрәлеләр йөргән урманнар.

“Шүрәле” спектакленнән өзек, 4 сыйныф

Шүрәле: (Апушка)

              Бик күп газаплар күрдең син, и сабый, ятим бала.
               Киләчәгең якты булыр синең, мин шуны теләп калам.

Гөлинә “Тәфтиләү”

И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз? Син сынасың , мин сүнәмен , аерылабыз ахрысы! Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббасы Бию төркеме

 2 а.б.      Кыйналып – сугылып бетмәгән
                Шигъри динем, исән бул!
                Изелеп – кырылып үлмәгән
                Татар халкым исән бул!

1 а.б. Тукай исән, җыры күңелләрдә

       Яшәсәк тә үзен күрмичә.
       Тукай килә моңлы сазын уйнап,
        Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
       

2 а.б. Газраилләр юкка сөенгәннәр

        Карап шагыйрь яткан табутка.
       Аерылгысыз тоташ бер көч булып, 
       Җаны яши аның халыкта.

Тукай, Апуш:

  Сөй гомерне, сөй халыкны,
  Сөй халыкның дөньясын.
  Без үләрбез, билгеле,
  Яшәү юкка булмасын.

“Шагыйрь” Альмир сөйли 1 а.б. Киләчәкне күреп бара шагыйрь

       Бүгенгенең аяз күгеннән.
       Күчә Тукай яңа мәйданнарга
       Халык йөрәгенең түреннән.

2 а.б. Бөек Тукай юбилеең котлап,

       Хөрмәт итеп килдек, яратып.
       Син күрмәгән яңа буын йөри
     - Тукай, Тукай! – диеп җан атып.

1 а.б. “Көмеш каләм” шәкертләрен җыя.

         Уян, Тукай, кара, күр әле!
         Бәйрәм белән котлый  һәммәбезне
         Су анасы, Былтыр, Шүрәле.

2 а.б. Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә

          Аның шигырьләре дан алган.
          Шуңа күрә халкым күңелендә ул
          Мәңгелек булып калган.
          Ярата сине халкым,Тукай,
          Һәм онытмас мәңгегә.

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен зур сынау булды. Сугышның беренче көннәреннән үк рус, татар, чуваш һәм башка милләт халыклары туган илне – Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәшхәрдән җиңүче булып чыктык. Сугыш турындагы чын хакыйкатьне халыкка илтеп җиткерүдә язучыларның роле зур була. Алар сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыралар, батырларның матур үрнәкләрен халыкка таныталар. Әдәбият гади солдатларның уй-кичерешләрен, Ватанга тугры хезмәт итү, туган җирләрне, әниләрне, дусларны сагыну хисләрен нечкәләп тәсвирлау коралына әверелә. Сугыш темасы искерми. Аның турында бик күп языла.Әмма күп сорауларга бүген дә җавап табып бетереп булмый. - Ни өчен мондый әфәткә юл куелды? - Ни өчен Советлар иле сугышны әзерлеексез каршылады? Яшь укучым! Син дә мондый сорауларга битараф түгелсеңдер бит? Әллә инде сиңа сугыш хәлләре күптән тарих тузанына күмелгән сәхифәләр генә булып тоеламы? Битараф булмаска иде, яшь дустым.... Кара, укы, уйлан, кадерле укучым. Хөкем ит!

      Сезгә, 5-11 сыйныф укучыларына сугышның 66 еллыгына карата 

“Сугыш турында бергәләп укыйбыз!” конкурсы игълан ителә. Конкурсның шартлары Конкурста 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашу өчен сугыш тематикасына бер яки берничә китап уку мәҗбүри. Китап турында үз фикереңне язарга. Бәяләмәнең планы Китап сиңа нәрсә турында сөйләде? Китапның авторы турында нәрсә беләсең? Төп геройлар сине нәрсәләре белән җәлеп итте? Син аларны ничек күз алдына китерәсең? Әсәрне укыганда нинди хисләр кичердең? Бу китпа сиңа ошадымы, ул безне нәрсәгә өйрәтә?

                                       Нәтиҗәләр 6нчы майда ясала.

Ур-ра!"Тамчы шоу"да җиңү яуладык.

17 майда ТНВ каналында оештырылган Тамчы шоу - интеллектуаль уенында катнаштык. Безнең мәктәп укучылары Нижнекамск шәһәренең Татар-төрек лицее командасына каршы чыгыш ясадылар һәм 24/22 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Изображение:P1020551.jpg

"Я ребенок! Я гражданин!"

В рамках Парламентского урока - 2011 мы провели в школе опрос среди учеников "А знаешь ли ты свои права?" и получили следующие ответы:

Айнутдинова Эльвира

  Каждый должен уметь показывать себя со стороны. Мы ещё подростки, которые должны везти себя прилично и в обществе и в жизни…


Мухамедшина Алина Сейчас 21 век. Я подросток и у меня есть право на жизнь, на развитие. У каждого из нас есть друзья и мы должны помогать друг-другу в выборе правильного пути…


Айнутдинова Эльза Общество – это то, что нас окружает. И у всех есть свои права и обязанности. Я думаю, что наша обязанность – хорошо учиться…

Шомгунов Адель

  В наше время каждый человек должен знать свои права и обязанности. Ведь от прав и обязанностей зависит как человек будет вести 

себя в обществе. Главное, что дают права человеку. Это: право на свободу слова, право на бесплатное обучение, право на получение бесплатного медицинского лечения и т.д..

  В обязанности человека входят: служение Родине, оплата налогов, не нарушать права других граждан и т.д…


Батрашков Айрат

  Хәзерге заманда һәр кеше үзенең хокукларын, бурычларын белергә тиеш. Кешенең яшәеше шул хокукларга һәм бурычларга бәйле...

Фатыхов Н.

  Мы с детства должны свои права и обязанности. Тем более подросткам свойственно ошибаться...

Бакиров Булат

  Мы, подростки, должны подсказывать своим друзьям, чтобы они не вставали на скольский путь. А пока мы должны посещать школу,
носить школьную форму, помогать ьпожилым людям, щащищать живую природу...

Кадырова Луиза

Я ученица 8 класса. Я и мои сверстники подростки. Наш возраст  один из самых трудных периодов в нашей жизни, потому что мы ищем
себя. Кто-то хочет быть лидером в обществе, а кто-то быть незаметным…


Гыйниятуллин Ринат. Мин яшүсмер. Миңа 13 яшь. Дуслар начар юлга басмасыннар, шул вакытта без аларга булышырга тиеш. Мин үземнең хокукларымны беләм...

Галявиева Айгуль

  Каждый человек обязан знать свои права и никто не должен ущемлять их. Ученики обязаны не нарушать УСТАВ школы…

ОСЕННИЙ БАЛ - 2011

С днем рождения, школа!

Школа! Нас встретив утром ранним, как крепость ты стоишь, Сокровищница знаний, их множишь и хранишь.

Со всей округи дети с утра к тебе идут,

Туда, где окна светят и где всегда нас ждут.

И классы и уроки, товарищи, друзья,

Подруги, педагоги - вся школьная семья.

Спортивные турниры и творчество детей

Объединила школа под крышею своей.

Изображение:CIMG0080.jpg Изображение:CIMG0156.JPG Изображение:CIMG0182.jpg

    Мы собрались сегодня в этом зале для того, чтобы поздравить с днем рожденья родную  среднюю общеобразовательную школу №16! Юбилейная дата – 15 лет! Разве это не событие?! Так хочется найти подходящие, достойные слова.  Ведь 15 лет – это определённый рубеж. Как совершенно

правильно сказала начальник МКУ УО ИК ЗМР РТ О.В. Купоросова « 15 лет – юношеский возраст, у Вас все впереди, но уже есть результаты и результаты немалые». .

   Школа живет удивительно многообразной, интересной, творческой жизнью.
    В этой школе есть традиция – каждый год отмечать день рождение школы. Только в этом году мы отметили её необычно – в форме фестиваля.
т.к. совпало с международным днем Толерантности. Поэтому на праздник пришли не обычные школьники и школьницы, а пришли гости в костюмах
разных национальностей : башкиры, русские, татары, цыгане, туркмены, украинцы, белорусы и другие народы. Ребята подготовили очень 

интересные номера: туркменскую сказку «Хлеб из джугары» (7 кл.), зажигательные танцы украинского (10 кл), грузинского (5 кл) и татарского народов(11 кл). Какой же праздник без угощения? Каждый класс приготовил национальное блюдо своего народа: восточные сладости, украинские

вареники, беларусские драчена,  русские блины, грузинские хачапури, татарский эчпочмак и др.
         Право поздравить школу – мы предоставили  бывшему директору школы Н.Ш.Чибиновой.  Без её веры в будущее, наполненной лучезарным светом, без её веры в свое дело, школа не поднялась бы в своих достижениях  высоко.
   Слова поздравления прозвучали от выпускников разных лет, которые нашу школу не забывают, добрым словом вспоминают и еще и помогают по 

необходимости.

  Ярким моментом праздника было выступление гостей из ассамблеи народов Татарстана. Они приехали в прекрасных национальных костюмах и показали удивительный грузинский, индийский, туркменский и азербайджанский танцы. Ребята очень талантливые.
   Нам всем хочется надеется, что у школы есть не только прожитые 15 лет, но и светлое будущее…
  Это самое заветное желание педагогичекого коллектива, учащихся и их родителей.

С праздником! С днём рожденья, любимая школа!

                                                                                       Садриева Д.С.

Изображение:CIMG0097.jpg


Школа выражает огромную благодарность администрации ДК Родина за предоставленные национальные костюмы, желает здоровья и творческих успехов.

СМЫСЛ ЖИЗНИ РАЗГАДАТЬ ПЫТАЛСЯ Я...

Сегодня «магическая» дата - 11.11.11. Нас, учеников СОШ №16, пригласили на мероприятие, посвященное Р.Кутую в библиотеку им.Ф.Шафигуллиа . 11 ноября ровно 75 лет назад у классика татарской литературы Аделя Кутуя родился сын. Тот год выдался счастливым для писателя - только что вышла его книга «Неотосланные письма», которая сделает его знаменитым.

Счастливо сложится и писательская судьба сына: в 25 лет Рустем Кутуй выпустит в Казани свою первую книгу рассказов «Мальчишки» и у него родится сын Адель… Потом будут еще 50 книг на разных языках в разных городах. Будет долгая жизнь. За полгода до смерти ему присудили литературную премию имени Г.Державина. Об этом (и не только) Александр Воронин написал в своей новой книге «Невидимки», которую издало Татарстанское отделение Союза российских писателей в издательстве «Отечество».Изображение:CIMG0058.jpg‎ Изображение:CIMG0060.jpg

   Последние пятнадцать лет Рустем Адельшевич работал в редакции журнала «Казань», вел раздел поэзии. Многие казанские поэты благодарны ему за свои первые публикации. Он и сам много публиковался, в частности, был постоянным автором газеты «Казанские ведомости». Благо редакции находились в одном доме в соседних подъездах.
  Мы узнали много нового об этом замечательном писателе, познакомились  с его творчеством, спасибо ВСЕМ библиотекарям-организатором этой встречи.

ФЕСТИВАЛЬ "ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ"

 20 нче декабрдә Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125ел тулу уңаеннан Әйшә мәктәбендә  "Тукай   безнең йөрәкләрдә" исемле Зеленодол муниципаль районкүләм фестиваль үтте .
Фестивальнең максаты һәм бурычлары;

- Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү; - тел сәнгате һәм укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; - Габдулла Тукай әсәрләрен иҗади яктан аңлый белү; - укучыларда шагыйрь иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү. Катнашучылар: муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 нче сыйныф укучылары. Фестивальне оештыручылар: "ТР Зеленодол муниципаль башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ "ТР Зеленодол муниципаль районы Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Фестивальгә катнашу өчен һәр мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары,бәйрәмдә катнашу өчен укучылар чакырыла. Фестивальне үткәрү тәртибе: Эш түбәндәге секцияләрдә оештырыла: (секцияләр эшендә 2-11 сыйныф укучылары катнаша ала). 1. "Тукай иҗаты рәсемнәрдә" секциясендә рәсемнәр күргәзмәсе үткәрелә. Күргәзмә залында һәр мәктәптән бер укучы үзенең эшен яклый. Рәсемне формат А-3 тә, гуашь, акварель, карандаш белән ясарга мөмкин.

       2.	"Ач син, Тукай, сәхнә телемне!" секциясендә Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

карала (2-5 сыйныфлар өчен, чыгыш 5 минуттан артмаска тиеш).

       3."Тукай иҗаты        -        илһам        чыганагы"	секциясендә

- Тукайга багышланган әдәби,сәнгать әсәрләрен, шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән бәйләнешле урыннарны презентацияләү, презентацияләр бәйгесе (чыгыш 3- 5 минуттан артмаска тиеш); 4. "Әдәби кунакханә" секциясе "Тукай һәм туган тел". - Туган телне пропагандалау буенча агитбригадалар чыгышы; .(вакыты 5-7 минут). Балаларның, Г.Тукайга багышланган,иҗат эше. Безнең мәктәп балалары төрле секцияләрдә катнашып призлы урыннар яуладылар.

   Мәктәп администрациясе   “Тукай безнең йөрәкләрдә” муниципаль бәйгесендә 

1 урынны яулаган 3нче сыйныф укучысы Раззаков Ихтиярга 1 урынны яулаган 4нче сыйныф укучысы Сунгатуллин Данифка Һәм актив катнашып күп көч куюлары өчен түбәндәге укучыларга зур РӘХМӘТен белдерә: 2 нче сыйныф укучысы Шалкин Камил 5 нче сыйныф укучылары: Закирова Эльвина, Мухаметзянова Диана, Шарапова Сиринә, Загидуллина Эльвина, Гафиятуллин Газинур, Хасанов Ильнур, Синетов Айдар; 8 нче сыйныф укучысы: Садриева Камиләгә шулай ук чарада катнашкан барлык укытучыларга ЗУР РӘХМӘТ!

Күңелгә илһам килгәндә..."

«Мин татарча сөйләшәм” акциясе өч ел элек уздырыла башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашыргачакыру.

    Без дә, ягъни Яшел Үзән шәһәренең  аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, бу акциягә бик теләп кушылдык. Шушы акция кысаларында, 23 мартта  “Күңелгә илһам килгәндә...” дигән исем астында яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу узды. Килгән кунаклар-  5-11 сыйныф укучылары, барлык укытучылар,  9 нчы лицей,  7нче һәм 15 нче мәктәп балалары катнашты.
   Һәр чорның үз каһарманы, үз шагыйре, үз әдибе була. Нинди генә техник җиһазлар дөньяны шаулатса да, кешелекнең иң нечкә күңел кылларын бары тик кеше үзе генә аңлата ала. Ә бу әдәби әсәрләр аша җиткерелә. Бүген укучылар Рифат Сәлах белән аралашты. Алар, шагыйрь әсәрләре белән танышып, кызыксынган сорауларын да бирә алдылар. 
   Рифат мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза башлый. Хәзер аның иҗат җимешләрен китапларда, газета битләрендә очратып була. Яшь буын аның иҗат әсәрләре һәм тормыш юлы белән танышты. Каләм әһеле шигъриятендә күбесенчә үз язмышын тасвирлый. Иң мөһим темаларның берсе – мәхәббәт. Укучылар да, кунаклар да очрашудан канәгать калды. “Рифатның шигырьләрен тыңлагач, күңелдә язучы булу хыялы туа” диючеләр дә булды.      
  “Бу егетнең бер кулында каләм, икенчесендә – блокнот.  Күңеле тулы хис, ихлас сөю, әйтерсең лә аның бөтен  җанын мәхәббәт  чорнап алган. Сөйгән ярга, милләткә, газиз анага, туган йортка, ватанга...”. Әлеге сүзләрне Ленар Шәех Рифат Сәлахка багышлап язган.
    Әлеге очрашу укучылар өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки Рифат Салах очрашуга үзе генә түгел, “Раян” төркемен дә алып килгән иде.  Алар укучыларга бергәләп язылган иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Кайчандыр татар эстрадасының йолдызлары булган “Казан егетләре” төркеменең элекке җырчылары Азат Адиев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов оештырган “Раян” Татарстанда шау-шулы сәхнәдән үзенчәлекле башкаруга күчкән бердәнбер төркем булып тора әлегә. “Бу-  безнең үз ихтыярыбыз һәм сайлавыбыз. Үз теләгебез белән шул юнәлешкә кереп киттек. Чөнки безнең эчке дөньябыз һәм ышануларыбыз шул якка юнәлгән. Аллаһка,  Пәйгамбәребезнең Мөхәммәд икәненә ышанганга күрә, үзебезнең тормышны Аллаһ кушканча яшәргә юнәлдердек”-, ди Азат Адиев.
   Мин Рифат Сәлахка һәм  “Раян” төркеменә барлык укытучылар һәм укучылар  исеменнән, бу очрашуга килгәннәре өчен, зур рәхмәтемне белдерәм, киләчәктә дә аларның илһамнары туктаусыз ташып торсын, дип телим.
                        Китапханәче Динә Садриева
Личные инструменты
Rambler's Top100